Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй районы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә

Яңа ел чаралары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан быел да районда янгынга каршы махсус режим кертелә.

Ул 25 декабрьдән башланып, киләсе елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр итә.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда III класс куркынычындагы пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, җылылык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метрдан да якындарак куллану рөхсәт ителми.

Торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, кеше күп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар, шулай ук күп фатирлы йортлар чигеннән 30 метр ераклыкта салют аттыру тыела.

“Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларны зур күләмдә штрафлар көтә. Махсус режим вакытында янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан махсус рейдлар оештырыла”, - ди район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев