Зәй районы территориясендә аучылык ресурсларын табуга лимитлар расланды
Район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев рәислегендә район территориясендә аучылык ресурсларын табуга лимитны раслау турында фикер алышулар узды.
Ел саен лимитлар хайваннарны исәпкә алуның кышкы маршруты нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Зәй бүлеге башлыгы Әдиб Габдерәхимов җентекләбрәк сөйләде.
— Аучылык лимитларына туры китереп башкарыла торган ау ресурслары төрләре исемлегенә поши, кер кәҗәсе, затлы болан, таплы болан, селәүсен, бурсык керә, — дип хәбәр итте ул.
Фикер алышулар барышында алты Зәй аучылык хуҗалыгы өчен лимитлар билгеләнде. 2024 елның 1 августыннан 2025 елның 1 августына кадәр районда аучылар 83 поши, 68 кыр кәҗәсе, 16 бурсык аулый алачак. Районның баш ветеринария табибы Фоат Исламов чыгышында аучылык хуҗалыкларына кабаннар һәм төлкеләр санын көйләргә, 88 янгын-коткару часте башлыгы Алмаз Гафуров янгынга каршы режимны үтәргә киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев