Зәй районы Поручик мәктәбендә яңа уку елына әзерләнәләр
Биредә «Үсеш ноктасы» үзәге узган ел булдырылган иде, быел анда килеп шөгыльләнүгә балалар ашкынып тора.
Поручик авылында яңа уку елына әзерлек кайный. Биредәге тугызъеллык мәктәптә 37 бала белем ала. Мәктәптә аларны матур бинада 1 сентябрьгә каршы алу өчен тыгыз эш бара. Быел монда тәүге кат мәктәп бусагасын 6 беренче сыйныф укучысы атлап керәчәк. Тугызынчыны тәмамлаучылар да 6 булган. Аларга ун педагог белем бирә.
“Мәктәптә җәйге чорда да балалар тавышы тынып тормады. 2 июньнән 24 июньгә кадәр биредә хезмәт һәм ял лагере эшләде, анда 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге ун бала ял итеп кенә калмады, вакытларын да файдалы уздырды”, - ди мәктәп директоры Ринат Хәсәншин.
Мәктәптә 2024 елның 6 сентябрендә “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” үзәге ачылган иде. Хәзер укучыларның физика, химия, биология һәм нейротехнологияләр буенча цифрлы лабораторияләре, өр-яңа микроскоплар, тәҗрибәләр үткәрү өчен приборлар комплекты һәм робототехника өчен конструкторлары бар. Шушы заманча технологияләргә тәңгәлләштереп химия, биология һәм физика кабинетларын төзекләндергәннәр.

Үзгәртеп корулар быел да дәвам иткән. Хәзер ашханәдә 36 урынлык уңайлы өстәлләр һәм эскәмияләр барлыкка килгән, ә иң мөһиме – җылыту системасын тулысынча яңартканнар, димәк кыш көне сыйныфларда җылы һәм уңайлы булачак.
Бу көннәрдә мәктәптә төзекләндерү эшләрен күзәтү, яңа уку елына әзерлекне карау максатында район җитәкчелеге булды. Анда башкарылган эшкә уңай бәя бирелде, авыл җирлегендә белем алучыларга тудырылган заманча шартларның мөһимлеге турында фикер алыштылар.

Поручик мәктәбендә күршедәге кече авыллардан - Нератовка, Сәрәпәле, Камышлы авылларыннан да махсус мәктәп автобусларында ун бала йөреп укый, быел да мондый тәртиптә йөреп уку дәвам итәчәк.
Роза Илалтдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев