Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй районы өлкәннәре төбәк фестивалендә катнашты

Әлмәт шәһәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге ветераннарының үзешчән фольклор коллективлары арасында «Гореф гадәтләр һәм буыннар бәйләнеше» фестивале узды.

Әлеге проект Әлмәт муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советы тарафыннан 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә бирелгән Татарстан Гранты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Өлкәннәрнең иҗат бәйгесе елдан-ел чикләрен киңәйтә, катнашу өчен гаризалар Татарстанның 11 районы коллективларыннан кабул ителгән.

Бу фестивальдә Зәй район мәдәният йортында эшләүче  "Җиләк" керәшен ансамбле “Фольклор ансамбль” һәм “Сөмбелә” вокал ансамбле “Вокаль ансамбль” номинацияләрендә катнашты. “Соло” номинациясендә Марс Гуреев һәм Гөлүсә Сафина чыгыш ясады. 
Аерым башкаручылар һәм ансамбльләр дипломнар белән бүләкләнде. Җиңүчеләр фестивальнең финал концертында катнашачак.

Фото район мәдәният йортыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев