Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районы мәктәпләренә яңа уку елында ике яшь педагог эшкә киләчәк

Агымдагы уку елында Зәй педагоглары сафы ике яшь белгеч белән тулыланачак: алар — Алина Иванова һәм Валерия Плотникова. Валерия — 2нче мәктәптә, Алина Төги мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләячәк.

Казанда яшь педагогларны укытучы һөнәренә багышлау тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты. 

Эшкә керешер алдыннан Татарстанның яшь педагоглары Сергей Кравцовтан үгет-нәсихәт алдылар. Алар арасында Зәй шәһәрендә яшәүче Алина Иванова һәм Ландыш Фатыйхова да бар. Алина Чаллы педколледжын тәмамлаган, районыбызның Төги авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләячәк, ә Ландыш күрше Чаллы шәһәрендә укытачак.

Яшь педагоглар сәхнәдән тантаналы рәвештә ике телдә ант бирделәр. Бу көнне яшьләр югары нәтиҗәләргә ирешкән күп кенә җитәкчеләрдән киңәшләр алдылар. Республиканың күренекле кешеләре, сәясәтчеләр үзләренең беренче укытучылары турында сөйләделәр.

Чара Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» күптелле мәктәбендә узды.

Зәй мәгариф идарәсе белгечләре әйтүенчә, Зәй педагоглары сафлары ике яшь белгеч белән тулыланачак: алар — Алина Иванова һәм Валерия Плотникова. Валерия Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаган һәм 2нче мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләячәк.

Фото район мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев