Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районы мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәни-ял учреждениеләрендә балалар куркынычсызлыгы темасына фикер алышты

30 апрельдә Мирный бистәсе мәдәният йортында «Мәдәни-ял учреждениесендә балалар куркынычсызлыгы» темасына район мәдәният хезмәткәрләренең район семинары узды.

Шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре клуб формированиеләре дәресләрен үткәрү буенча мастер-класслар күрсәттеләр, директор Фәннур Миннекәев семинар темасы буенча доклад укыды.

«Мальвина» халык марионеткалар театры янгын куркынычсызлыгы буенча курчак спектаклен тәкъдим итте. “Өлкәннәрнең  төп максаты - баланың сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу, балалар һәм яшүсмерләрдә куркынычсызлык культурасын формалаштыру. Мәдәният йортында балалар һәм яшүсмерләрнең рухи үсешен һәм тормыш иминлеген тәэмин итү мөһим роль уйный”, - ди Мирный бистәсе мәдәният йорты директоры Фәннур Миннекәев.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев