Зәй районы юлларында чокырларны ямый башладылар
Яңалыклар

Зәй районы юлларында чокырларны ямый башладылар

“Татнефтедор” ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсе 1 марттан район юлларын ремонтлауга кереште.

Юлчылар ремонтны башлар өчен кар беткәнен көтми, чөнки заманча технологияләр объектларга иртә яздан ук чыгарга мөмкинлек бирә.

Белгечләр юл өслегенең торышына мониторинг ясап, аеруча проблемалы участокларны ачыклады.

“Мониторинг нигезендә беренче чираттагы эшләр графигы формалаштырылды. Иң беренче хәрәкәт интенсивлыгы югары булган юллар ремонтлана”, - ди идарәнең юл участогы башлыгы Артур Попов. 

Бүгенге көнгә чокырларны ремонтлау эшләре  Чаллы-Зәй-Әлмәт һәм Зәй-Сухрау юлында алып барыла. Хәзергә бу эшләр өчен  9 тонна салкын асфальт кулланылган.

фотолар: юлчылардан 


Нет комментариев