Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районы җитәкчесенә изге теләкләр белән

Район башлыгы Разиф Кәримовны олуг юбилее белән хезмәт һәм спорт ветераннары котлый.

Разиф Галиевич, Зәебезне
Үз иттегез бик тиз арада,
Танылдыгыз чын җитәкче булып,
 Игелекле гамәлләр аша.

Зәй халкының тырышлыгын тоеп,
Киңәшләшеп эшне башлыйсыз.
Башкарылганнарны нигез итеп,
Максат куеп алга атлыйсыз.

Зәй төбәгенең казанышлары
Шаккатырды Казан каланы.
Барлык күрсәткечләр буенча да,
Татарстанга даны таралды.

Төрле сынауларны үз эченә алган агымдагы тугыз ел дәверендә Зәй муниципаль районы Разиф Галиевич җитәкчелегендә, моңа кадәр булдырылган потенциаль мөмкинлекләрне дөрес юнәлештә файдаланып, һәр тармакта җитештерү ресурсларын оптималь шартларга туры китереп зур үзгәрешләр кичерде. Ә социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ирешелгән зур масштаблы уңышларны санап китү өчен генә дә әллә ничә басма бит кирәк булыр иде. Аллага шөкер, бу яктан халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү йөзеннән, олысы-кечесе белән җитәкчелек белән ачыктан-ачык сөйләшүләр үткәрелә, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары аша барлык кызыксындырган сорауларга ачык җавап бирелә, теләкләр тыңланып, шартлар тудырыла.  Без өлкәннәр дә районда башкарылган күләмле эшләрдән тулы хәбәрдарбыз. Боларның барысы өчен Разиф Галиевич  Сезгә, җитәкчеләргә, оешма-предприятиеләр хезмәт коллективларына, авыл хезмәтчәннәренә чын күңелдән зур рәхмәт!
Соңгы тугыз елдагы халык яшәеше өчен тудырылган уңай шартлар, райондашларыбызның сәламәт яшәү рәвешен үз итүләренә игътибарны арттырырга этәргеч бирде. Ринат Фәрдиев исемендәге паркта, аеруча кичке сәгатьләрдә балалар, яшүсмерләр, өлкәннәрне күпләп күрергә мөмкин. Кемдер шау-шу килеп мәйданчыкларда уйный, кемдер табигать кочагында хозурланып эскәмиядә ял итә, кемдер спорт белән шөгыльләнә, кемдер скандинавия йөрешендә. Ял паркыбыз чын мәгънәсендә тәрбияви-мәдәни үзәккә әверелде. Монда хәзер тәртип бозу очракларына юлыкмыйсың, хәтта кычкырып сөйләшмиләр дә, һәркем бер-берсе белән итәгатьле исәнләшеп уза. Бу күренешләр без өлкәннәр күңелен аеруча иркәли. Спортны үстерү өчен масштаблы адымнар ясалуга да куанабыз. Шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы елларда көрәш республикада беренче бишлектә, ә чаңгы спорты буенча уңышларыбыз республикада гына түгел илдә билгеле. Хоккей буенча да яшьләребез җиңүләр күрсәтә. 
Хөрмәтле Разиф Галиевич!
Юбилеегыз уңаеннан Сезгә районыбыз мәнфәгатенә багышланган намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәтләребезне җиткереп, исәнлек-саулык телибез!
Хезмәт һәм спорт ветераннары исеменнән Гамир Таҗетдинов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев