Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй районы җитәкчесе исеме республиканың электрон Мактау тактасында

Зәй районы социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәрләре электрон Мактау тактасына кертелде.

Эльмира Габдулхаковна Хуҗина Зәй районы социаль яклау хезмәте бүлеген 15 ел дәвамында җитәкли. Аңа кадәр дә ул районның күп кенә җаваплы вазифаларында нәтиҗәле хезмәт куйды. Ә социаль яклау өлкәсе буенча ул һәр өлкән кешене, социаль ярдәмгә мохтаҗ зәйлене шәхсән белә, аларның хәлләрен даими белешеп тора.

Үз эшенә үтә җаваплы караучы кеше буларак зәйлеләр аны тирән хөрмәт итә. Алга таба да аңа җиңел булмаган хезмәттә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев