Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй районы Имәнлебаш авылында агач утырталар

Районыбызның Югары Шепкә авыл җирлегенә кергән Имәнлебаш авылында юкә, каен, миләш, карагай һәм зәңгәр чыршылар утыртылды. Урман утырту һәр кешенең тормышында зур роль уйный.

Без мәктәптә укыганда агачларның углекислый газ сулавын һәм кислород чыгаруы турында укыдык. Шулай ук агач йортлар төзүдә, мебель, кәгазь, музыка уен кораллары һәм башка бик күп нәрсәләрдә киң кулланыла. Тик урманнар кимергә тиеш түгел, бу экологик һәлакәт белән яный. Нәкъ менә шуңа күрә киселгән һәр агач урынында кеше яңасын утыртырга тиеш. Агач утырту - изге гамәл, ди борынгылар. Әлеге эшне ТР биоресурсларны саклау буенча федераль дәүләт күзәтчелеге хезмәтенең Зәй бүлеге башлыгы Әдип Габдерәхимов башлап йөрде. Алар агачларны мәдәният йорты биләмәсендә урнашкан “Билгесез солдат” һәйкәле һәм авылның югары оч дип йөртелә торган өлешенә утыртты. Агач утыртуда авылда гомер итүче Илгиз Әхмәтҗанов, Әдип Габдерәхимов, Миңнур апа Хәмидуллина, Бибинур Гомәрова, Илүзә Кадыйрова, Чулпан Сәлимгәрәева, Фәридә Шадыбаева, Фәния Сабирова, Энҗе Әхмәтҗанова, Илгизә Сәфиуллина, Рәүфә Гәрәева, Диләрә Сафиуллина, Фәрһад Назмиевлар актив катнашты.

Әдип Габдрәхимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев