Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районы егете - «Татарстан студенты-2025» премиясенең лауреаты

Поручик авылы егете, Казан дәүләт энергетика университеты студенты Әлфиз Шәйдуллин «Ел спортчысы» номинациясендә бүләкләнде.

27 гыйнварда Казанда республиканың иң актив һәм талантлы студентларын хөрмәтләделәр. «Татарстан Республикасы студенты-2025» премиясен тапшыру тантанасында бүләкләнүчеләр арасында районыбызның Поручик авылында туып-үскән Әлфиз Шәйдуллин да бар. Ул «Ел спортчысы» номинациясендә лауреат булды.

 «Ел студенты-2025» премиясенә рекордлы санда - 574 гариза кабул ителгән, 20 номинациядә җиңүчеләр билгеләнгән. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашуы аның югары статусын ассызыклый.

Әлфиз Шәйдуллин – Казан дәүләт энергетика университетының дүртенче курс студенты. Аның энергетика дөньясы белән танышуы Зәй политехника көллиятендә башланган,  әлеге уку йортын «Электр һәм электромеханик җиһазларны техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү» белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлаган. Көллияттә  спорт ярышларында, конференцияләрдә актив катнашкан, мәктәп укучылары өчен мастер-класслар үткәргән һәм волонтерлык белән шөгыльләнгән.

Әлфиз көллиятне тәмамлагач, Ватан алдында хәрби бурычын үтәп кайткан. Аннан Зәй ГРЭСына эшкә урнашкан. Яшь белгеч үзен тырыш хезмәткәр итеп таныткан, 2022 елның мартында аны электр станциясенең яшьләр оешмасы рәисе урынбасары итеп сайлаганнар.

Әлфиз Шәйдуллин бүген КГЭУда «Энерго» студентлар спорт клубы белән җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендә клуб зур танылу алган, декабрь аенда Россиянең «Ел студенты» милли премиясендә «Ел спорт клубы» номинациясендә икенче урынны яулаган. 

– Мин балачактан  спорт белән актив шөгыльләнәм. Колледжның беренче курсында  җиңел атлетика буенча тәҗрибәле тренер Валерий Лисов җитәкчелегендә «Барс» спорт мәктәбендә шөгыльләнә башладым. Спортка тартылуда аеруча зур йогынтыны авыл җирлекләре арасында үткәрелә торган «Сәламәтлек» спартакиадасы ясады. Петр Сергеевич Уразайкинның игътибарлы җитәкчелегендә мин кыйммәтле белемнәр һәм күнекмәләр алдым, физик активлыкка булган омтылышымны ныгыттым. Спорт тормышымның бер өлеше, - ди егет.

Фотолар Әлфизнең шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев