Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районы делегациясе Әстерхан өлкәсенең хәрби частендә булды

Зәйдән баручылар хәрби часть җитәкчелеге белән очрашты, солдатларның хәрби ант кабул итү тантанасында катнашты.

Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәре хәрби часте белән Зәй районы 2007 елдан хезмәттәшлек итә. Узган ялларда биредә Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов белән район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин җитәкчелегендә делегация булды. Зәйдән баручылар хәрби часть җитәкчелеге белән очрашты, солдатларның хәрби ант кабул итү тантанасында катнашты.

Хәрби комиссар сүзләренчә, хәрби часть командиры яшь солдатларның, аерым алганда, Зәй егетләренең хәрби хезмәткә бик җаваплы карауларын, яхшы физик әзерлекле булулары белән аерылып торуын әйткән.

Фотолар район яшьләре эшләре идарәсеннән

Ата-аналар өчен хәрби часть, уку корпусы һәм полигон буенча экскурсия оештырылган.

6 августта Зәйдән 10 яшь солдат хәрби ант кабул иткән. Бу мөһим чарада егетләрнең туганнары һәм якыннары катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев