Зәй районы Бохарай авылында балалар юл кагыйдәләрен гамәлдә өйрәнә
Бохарай авылы мәктәбе укучылары белән бу көннәрдә юл иминлеге кагыйдәләре мәктәп автобусы янында искәртелде.
Чөнки мәктәптә белем алучы 65 баланың 22се укырга мәктәп автобусында килә.
- Мәктәптә укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, теоретик яктан гына түгел, ә гамәлдә карап өйрәнүгә юнәлдерелгән, - дип сөйли мәктәп директоры Руслан Николаев.
Биредә һәр укучының киемендә, букчасында яктылыкны кире кайтаручы элемент булу даими күзәтелеп тора. Балалар-юл хәрәкәтендә иң көтелмәгән гамәлләр кылуга сәләтле катнашучылар буларак билгеле, тротуарлар аз булган һәм балалар машина юлы читеннән йөрергә мәҗбүр булган авыл җирлекләрендә бу икеләтә игътибарлылык сорый. Бохарай мәктәбендә атнага дүрт тапкыр “Яшь юл инспекторы” түгәрәге эшли, ул 7-11 яшьлек 12 яшь юл хәрәкәте инспекторын берләштерә.
Яшь юл инспекторлары (ЮИД) отряды укучыларын башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәлия Әхәтова өйрәтә. Аның тырышлыгы белән яшь инспекторлар "Куркынычсыз тәгәрмәч” шәһәр конкурсында призерлар булдылар.
Бу көннәрдә Бохарай мәктәбенә юл йөрү дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлекчәсе башлыгы Вадим Иванов һәм муниципаль хезмәткәр Елена Минһаҗева килделәр. Алар балаларны мәктәп автобусы янында каршы алды һәм автобуста һәм аның янында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.
- Балалар, автобустан чыгасыз икән, юлда хәрәкәт итүче автомобильләр булмавын тикшерергә кирәк. Автобустан тыныч кына чыгагыз. Хәрәкәт вакытында куркынычсызлык каешын киеп йөрү мәҗбүри. Моннан тыш, киемдә яктылыкны кайтаручы элементлар булу кирәклеген онытмагыз . Болай эшләгәндә,тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүче җәяүлене ерактан күрә алачак, - дип сөйләде укучыларга Вадим Иванов.
Мәктәп директоры сүзләренчә, соңгы елларда бер генә укучы да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен «Яшь хокук бозучы» карточкасын алмаган. Бу бик мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев