Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районы башлыгының педагогларга котлавы

Бүген – 5 октябрь, Халыкара Укытучылар көне. Шул уңайдан Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов котлау сүзләрен җиткерә.

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән котлыйм!

Сезнең һөнәр — җәмгыятебездә иң кирәкле һәм сорау иң зур булган хезмәтләрнең берсе. Нәкъ менә сез балаларга белем бирәсез, аларда иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә омтыласыз, хезмәт сөяргә, уйларга, иҗат итәргә, көндәшлеккә сәләтле кешеләр булырга өйрәтәсез.

Быел без илебездә Педагоглар һәм остазлар елын билгеләп үтеп, әлеге һөнәрнең җәмгытебездәге роленә тагын да зур игътибар бирдек. Федераль, төбәк, муниципаль дәрәҗәдә укытучыларны һәрьяклап күтәрү, яклау максатында төрле чаралар кабул ителде, өстәмә квалификацияләр — «педагог-остаз», «педагог-методист» исемнәре кертелде. Моның белән педагогика өлкәсендә хезмәт куючыларга тагын бер һөнәри үсеш мөмкинлеге тудырылды.

Зәй муниципаль районында үз эшчәнлеген Россия мәгарифе традицияләренә тугры калып алып баручы һәм шул ук вакытта замана белән бергә атлаучы, белем бирү процессына инновацион эшләнмәләр кертүче һәм иҗади якын килеп хезмәт куючы искиткеч укытучылар эшли. Киләчәктә дә сезнең тормышыгызны энтузиазм, балаларга мәхәббәт, укырга һәм укытырга омтылыш, һөнәри осталык биеклекләрен яулау теләге озата барсын.
Чын күңелдән сезгә сихәтлек, бәхет, талантлы укучылар, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә уңышлар телим!

Разиф Кәримов,
муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев