Зәй районы башлыгы тормыш иптәше белән бергәләп сайлауларда катнашты
Зәй муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов шәһәрнең 1нче мәктәптә урнашкан 1451нче сайлау участогында тавыш бирде.
Участокта сайлаулар бәйрәм төсен алган. Матур көйләр яңгырап тора."Энергетик" Мәдәният сараеның "Кайнар йөрәкләр" концерт төркеме әнә шулай бәйрәм рухы өсти. Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Зәй тарихының үткәне буенча күргәзмә оештырган. Сайлауга килүчеләр әлеге күргәзмә белән кызыксынып таныша. Разиф Кәримов сайлау участогына тормыш иптәше Елена Михайловна белән килде.
- Зәйлеләр сайлауларда актив катнашулары белән билгеле. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VII чакырылышына депутатлар сайлауларда да бу шулай булыр, дип исәплим. Безнең район халкы киләчәккә битараф түгел. Моңа кадәр без Дәүләт Советы депутатлары белән кулга-кул тотынып эшләдек. Яңа чакырылыш та көчле булсын, дигән теләктә калвм, – диде Разиф Галиевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев