Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районы башлыгы “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында балаларның хыялын тормышка ашырды

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, Данис Латыйпов, Радмир Камоловның хыялын тормышка ашырды.

Бүген Разиф Галиевич Зәйдә яшәүче Латыйповлар, Камоловлар гаиләләрендә булып,  аларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады, бүләкләр тапшырды. 

Район башлыгы белән бергә Данис һәм  Радмирны котларга Кыш бабай белән Кар кызы да килде. Аларны күргәч, малайларның күзләре очкынланып, чын күңелдән сөенделәр. Кыш бабай малайларга татлы бүләкләр дә тапшырды. 

Даниска 14 яшь. Ул Кыш бабайдан приставкалары өчен ике диск сораган. Данис укырга бик ярата, укытучыларын көтеп ала. Үз өстендә бик шөгыльләнә, аның өчен әллә ничә төрле тренажерлар да алганнар. 

-Без еш реабилитациягә йөрибез. Безнең очракта һәрвакыт шөгыльләнергә кирәк. Узган ел улым “Теләкләр чыршысы”нда катнашып, Кыш бабайдан бүләккә телефон алды. Кыш бабайны ул могҗизага ышангандай көтә. Балаларны сөендерүчеләргә зур рәхмәт, - диде әнисе Илнара ханым.

Район башлыгы кулыннан бүләкне алгач, Данис: “Бу бит мин көткән бүләк!” – дип шатлыгын белдерде. 

Радмир Камоловка 9 яшь. Ул техника белән мавыга, адаптив хоккей белән шөгыльләнә. Беренче тапкыр “Теләкләр чыршысы”нда катнашып бүләк алган. Ул кунакларны күргәч сөенеченнән сикереп үк куйды. Малай узган атнада Кыш бабайга хат язган булган. Район башлыгы Разиф Кәримов аның хатын Казанда “Теләкләр чыршысын”нан алган. Радмир бүләккә приставка сораган. Ул кунакларга җырлап та күрсәтте. 

“Рәхмәт безнең улларыбызны бүләкләр белән котларга килүчеләргә. Балаларга да, без әниләргә дә Яңа ел алдыннан бик күңелле бәйрәм булды”, - дип малайларны әниләре кунакларны озатып калды. 

Россиядә 2018 елдан гамәлгә ашырылучы «Теләкләр чыршысы» акциясе изге гамәлләр кылырга әзер булган меңләгән кешене берләштерә. Акциядә физик мөмкинлеге чикле, ятим, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балалар катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев