Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовны юбилее белән котлыйбыз!
Бүген — 4 сентябрьдә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Разиф Галиевич 2014 елның сентябрь аенда районыбыз дилбегәсен үз кулларына алды. Шуннан бирле районда төзелгән объектларның, иҗтимагый киңлекләрнең очына чыгу тиз арада гына мөмкин дә түгел. Хезмәтенең беренче елларында ук район халкы өчен бик мөһим булган шәһәрнең тимер юл өстеннән узучы күперен төзетергә алынуы үзе генә дә Зәй тарихына алтын хәрефләр белән язылды. Сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, мәдәният өлкәсендәге объектлар, район эчендәге юллар, күпфатирлы йортлар, ишегалларын төзекләндерүдә аның хезмәтен бәяләп бетерергә дә мөмкин түгел. Зәй аграрийларының республикада үсемлекчелек буенча рекордлы уңышларга ирешүендә дә бу тармакны яхшы белгән район җитәкчесенең өлеше зур. Районда хезмәт кешеләренә олы хөрмәт белән каравы, аларның тырышлыгын бәяләве, аның еш кабатлый торган «Һәркемнән сәләтенчә, һәркемгә хезмәтенчә» дигән шигарендә дә чагыла.
Разиф Гали улы район халкы өчен авыр булган һәртөрле шартларда да алдан күрүчәнлеге, яшәешне яхшыртырга йөз тотуы белән аерылып тора. Хәтердә яңартсак, барыбызның котын алган коронавирус пандемиясе чоры алдыннан аның инициативасы белән үзәк дәваханә территориясендә компьютер томографиясе булдырылды. Нәтиҗәдә, йогышлы инфекцияне тиз арада ачыклау сәбәпле, Зәйдә бу чирне күпләр тиз арада җиңде. Махсус хәрби операция башлангач та, хәрбиләргә ярдәм оештыруны ул алгы планга куйды. Алай гына да түгел, шәхсән үзе өч мәртәбә сугышчан зонада булып, районыбыз хәрбиләре хәлен белешеп кайтты.
Тынгы белмәс районыбыз җитәкчесе үзе дә кул кушырып утырмый, әйләнә-тирәдәгеләрне дә актив яшәү рәвешенә тарта.
Разиф Галиевич, юбилеегыз уңаеннан без Сезгә иң изге теләкләрне юллыйбыз. Башкаларны кайгыртып, үз сәламәтлегегез турында да онытмавыгызны сорыйбыз. Кылган хезмәтегез өчен зур рәхмәт Сезгә! Гаилә иминлеге, йортыгызга бәхет, сәгадәт телибез!
Ихтирам белән «Зәй-информ» коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев