Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов укытучылар көне уңаеннан мөхтәрәм һөнәр ияләрен тәбрикли
Котлау хатында мондый юллар бар:
Хөрмәтле укытучылар,
мәгариф хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Халыкара укытучылар көне белән котлыйм.
Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез һәм тирән хөрмәткә лаек. Сез белем биреп кенә калмыйча, шәхес формалаштырасыз, һәр укучының потенциа-лын ачарга ярдәм итәсез һәм яңа казанышларга илһамландырасыз. Мәгариф учреждениесе – балалар өчен белем алу чыганагы гына түгел, ә яхшылык һәм яманлыкны аерырга, намуслы булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, туган якны яратырга өйрәтүче икенче йорт та ул. Сез балаларда иң яхшы сыйфатларны тәрбиялисез, фикер йөртергә, иҗади конкурентлыкка сәләтле шәхесләр һәм кече Ватаныбызның патриотлары булырга өйрәтәсез.
Безнең район мәктәпләрендә укучыларны укыту һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бездә үз хезмәтендә традицияләргә тугрылыклы һәм заман белән бергә атларга омтылуны оста берләштергән, укыту процессына инновацион эшләнмәләр һәм иҗади якын килүне керткән талантлы укытучылар эшли. Кадерле педагоглар, сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә мәктәп диварларыннан район, республика, илебезгә уңышлы үсеш өчен кирәкле белемле, актив яшьләр чыга.
Хезмәтегез, зирәклегегез һәм сабырлыгыгыз, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Укучылар белән аралашу һәр көн шатлык китерсен, ә сезнең тырышлыгыгыз һәрвакыт аларның уңышлары һәм танылуы белән бүләкләнсен.
Яшь укытучылар өчен үрнәк булган, үз һөнәрләренә тирән тугрылык үрнәге булып хезмәт итүләрен дәвам иткән ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, шәхси казанышлар һәм тыныч күк йөзе телим.
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев