Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районы башлыгы Питрау бәйрәме котлавын җиткерде

Разиф Кәримов Кашкатау итәгенә Питрауны бәйрәм итәргә җыелучыларга изге теләкләрен җиткерде.

Хәерле кич, хөрмәтле зәйлеләр һәм ерак араларны якын итеп кайткан кунакларыбыз!
Арулармы сез, карендәшләр!
Бүгенге матур кичтә сезне Кашкатау итәгендә сәламләп, ихлас күңелдән Питрау бәйрәме белән тәбрик итәм! 
    Алыштыргысыз матур табигать кочагында урнашкан Кашкатау итәге безне янә  үзенә җыйды. Питрауны - керәшен халкының үзенчәлеке милли бәйрәмен  быел тагын  зурлап үткәрәбез.
Ул бүгенге көндә район һәм республика күләмендә үтүче олуг бәйрәмнәребезнең берсе. Питрау бәйрәме  елдан-ел яңа бизәкләр белән тулылана, милләтләр арасында дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытуга нигез сала.
     Питрау - җитди эшләргә керешер алдыннан бергә җыелышып ял итеп, көч туплап алу бәйрәме. Инде басу - кырларыбызда игеннәр өлгереп килә. Игенчеләребез быел да уракка төшүне түземсезлек белән көтәләр, куәтле комбайннарыбыз әзерлек сызыгына куелды, аларның һәрберсенә тәҗрибәле механизатор беркетелде. Алда үстерелгән икмәкне югалтуларсыз, кыска вакыт эчендә  җыеп алу бурычы тора. Районыбыз игенчеләре быел да сынатмас, киләчәктә дә Зәй районы авыл хуҗалыгы өлкәсендә республикада алдынгы урыннарда баруын дәвам итәр дип ышанып калам.
Быел без Питрау бәйрәмен илебездә “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы”, республикабызда  “Ватанны саклаучылар елы” һәм   районыбызда игълан ителгән “Бөек хәтер һәм Дан елы” кысаларында үткәрәбез. Һәм бу аңлашыла да. Бөтен  ил белән бердәм булып, безнең егетләребез дә  Ватан иминлеге сагында торалар. Бүгенге көндә 500 дән артык батыр егетләребез илебез чикләрен саклап махсус хәрби операциядә катнашалар.    Шушы көннәрдә генә  ил тынычлыгы  сагында торучы егетләребез янына барып кайттык, якыннары һәм якташлары җибәргән күчтәнәчләр һәм гуманитар ярдәмне тапшырдык.
Безнең егетләребез намус белән хәрби бурычларын үтиләр. Батыр егетләребезгә барысына да җиңү белән исән-сау туган районнарына, якыннары янына кайтырга насыйп итсен!
Кадерле дуслар! Карендәшләр!
Барыгызга да ихлас күңелдән гаилә иминлеге, саулык-сәламәтлек телим. Питрау сезне тагын да зуррак эшләргә, изге гамәлләргә рухландырсын! Киләчәктә дә хезмәт кешесен зурлап, тырыш хезмәтебезнең нәтиҗәсен күреп, бергә-бергә ярдәмләшеп яшик!

Бердәмлектә көч! Илләребез тыныч, күгебез аяз, табыннар мул, Питрау мөбарәк булсын!

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев