Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән чираттагы җылы очрашу укучыларның кече академиясендә узды.

Очрашуда район башлыгы Разиф Кәримов, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем һәм хәрбиләргә ярдәм итүче волонтерлар катнашты.

Чара патриотик концерт номерыннан башланды. Разиф Кәримов катнашучыларны районның социаль-икътисади күрсәткечләре, авыл хуҗалыгы, спорт, мәдәният, мәгариф тармагы яңалыклары белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаулары өчен рәхмәт белдерде, аларның батырлыгын һәм антларына тугрылыгын билгеләп үтте.

— Зәй егетләре иң җаваплы урыннарда илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшәләр. Командирларыннан алар турында бары тик мактау сүзләре генә ишетәбез. Җиңү белән исән-сау бөтенләй әйләнеп кайтуыгызны телибез, — диде чыгышында Разиф Галиевич.

Очрашуда катнашучылар махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Хәрбиләр күрсәткән ярдәмнәре һәм теләктәшлек өчен райондашларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев