Зәй районы башлыгы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Бүген эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Район башлыгы Разиф Кәримов эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эчке эшләр органнарының җәмгыятьтәге ролен, гражданнарның тыныч тормышын тәэмин итүгә куйган хезмәтләрен ассызыклады, коллективка бердәм эшчәнлекләре, җинаятьләрне ачуда югары күрсәткечләре өчен рәхмәт белдереп, ныклы сәламәтлек, хезмәтләрендә уңышлар һәм имин тормыш теләде.
Тантаналы чарада көндәлек хезмәтләрен югары дәрәҗәдә үтәгән фидакарь хезмәткәрләр, ветераннар бүләкләнде.
Полиция капитаны Низами Меджидов, полиция лейтенанты Ангелина Прохорова, полиция сержанты Кирилл Кадышев муниципаль район башлыгы Мактау грамотасына лаек булдылар.
Район эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тормышында актив катнашкан өчен бүлек ветераны Петр Тимаськовка шулай ук район башлыгы Мактау грамотасы тапшырылды.
Полиция лейтенанты Клавдия Сәлимгәрәева, полиция сержанты Никита Бывалов, Анджелика Дьячкова район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар. Бүлекнең 20дән артык хезмәткәре ведомство бүләкләре белән билгеләнде.
Фото муниципаль район сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев