Зәй районы башлыгы авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды
9 августта Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы һәм агрофирма идарәләре белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды.
Алар «Союз-Агро» ҖЧШнең Александр Бистәсе торак пунктында көзге арыш кырларын карадылар. Биредә эш әлеге культураның соңгы гектарларында бара. Шулай ук «Восток», «Зәй» һәм «Зәй шикәре» агрофирмалары кырларында булып, бөртекле культуралар һәм борчак җыю буенча барлык отрядларның эше белән таныштылар.
Район буенча бөртеклеләр уңышы гектарыннан уртача — 30 центнер, шул исәптән көзге бодай — 34,6, арпа — 24,2, көзге арыш — 29,6, борчак 13,2 центнер тәшкил итә. Урып-җыю эшләре 63 процентта башкарылган. Механизаторлар белән очрашуда Разиф Галиевич урып-җыю эшләрен үзвакытында һәм сыйфатлы итеп башкаруга игътибар бирү кирәклеген ассызыклады. Һава шартлары уңай торса, районның бөртекле культураларны августның икенче декадасында җыеп бетерергә барлык мөмкинлекләре бар. Сәфәр барышында район башлыгы шулай ук Дүрт-Мунча һәм Куш-Елга сөтчелек комплексларында терлекчелек эшләренең торышы белән танышты. Комплекслар һәм азык саклау территорияләре тиешле тәртиптә тотыла, шулай ук территорияне терлекчелекнең өстәмә продукциясеннән чистарту оештырылган. Комплексларда тәүлек савымны арттыру буенча планлы эш алып барыла. Разиф Галиевич бер атна эчендә бер сыердан уртача савымны 20 килограммга җиткерү бурычын куйды.
Зәй район матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев