Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй районы авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште

Эш көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландырудан башланды. Район көзге бодай басуларына ашламаны “Барс” үз йөрешле ашлама сибү агрегатлары тарата.

Быел язгы кыр эшләренә башка елларга караганда иртәрәк керешелде. Җир ачылган басуларда күпьеллыклар тукландырыла. Ашламаларның дымлы туфракка керүе бик мөһим.

Районда көзге культуралар 40 меңгә якын гектарда игелде, шуның 17 мең гектары - көзге бодай. Шулай ук кардан ачылган басуларда күпьеллык үләннәр тукландырыла. 

-Көзге һәм күпьеллык культураларны өч мәртәбә тукландырырга кирәк.  Районда язгы кыр эшләренә 16500 тонна ашлама әзерләнде.  Техникалар төзек, ягулык белән тулысынча тәэмин ителгән, ашлама, чәчүлек орлыклары җитәрлек. Быел яз иртә килә, кар катламы юка, шуңа күрә кар тиз эри. Аграрийлар алдында дымны саклау бурычы тора, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Язгы кыр эшләренә чыккан механизаторларның кәефләре күтәренке. Алар инде язгы кыр эшләренең башлануын түземсезлек белән көттек, язгы кыр эшләрен вакытында башкарып, мул уңыш үстерергә язсын, дип телиләр. “Барс” үзйөрешле ашлама сибү агрегаты көчле техникалардан санала, механизаторлар басуларны тукландыру  эшен берничә көндә башкарып чыгарга ниятлиләр.

Адилә Борһанова фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X