Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй район үзәк дәваханәсенең стационар бүлегендә дини йолаларны үтәү бүлмәсе эшли

Зәй районы благочинные, иерей Сергий Кузнецов атнаның һәр сишәмбесендә үзәк дәваханәнең стационар бүлекләрендә дәваланучы пациентлар белән биредә бергә дини йолаларны үтәп, шулай ук авыр хәлдә булган дәваланучылар янында була.

Дәваханәләрдә дин тотучыларга йолаларны үтәү урыны булдыру - яңа традиция түгел, бүген ул медицина учреждениеләрендә, шул исәптән Зәй үзәк дәваханәсендә эшли.
Һәр кеше авыр хәлдә калганда рухи, психологик ярдәмгә мохтаҗ. Бу вакытта сине тыңлый алырлык кешенең янәшәдә булуы бик мөһим. Авыру кешегә үзендә көч табып, авыруга каршы көрәшергә кирәк. Дәваханәләрдә руханилар белән очрашып сөйләшүләрнең персонал өчен дә, авырулар өчен дә әһәмияте әйтеп бетергесез.
Шулай ук бу бүлмәләрдә дини әдәбиятны алып та укырга мөмкин.

Фото Свято Троицк чиркәвеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев