Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй район башлыгы Рәхмәт хатына ия булды

Бүген Казан Кремлендә «Яңарыш. Эпос Заманча укылышта» фестивале нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондының Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы узды.

Бүләкләрне ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов та бар.

«Сезнең, илнең мөһим мәдәни проектларының берсен гамәлгә ашыруга керткән өлешегез, Россия халыкларының сәнгатен, бөтендөнья мәдәни мирас объектларын, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен популярлаштыруга ярдәм итә. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим», — диелә Минттимер Шәймиев кул куйган Рәхмәт хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев