Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй район башлыгы православие динен тотучыларны Пасха бәйрәме белән котлый

Разиф Кәримовның бәйрәм котлавы

Кадерле зәйлеләр! Хөрмәтле православие динен тотучылар!

Сезне чын күңелдән якты Пасха бәйрәме белән котлыйм!

Пасха - рухи яңарыш, яшәеш һәм мәрхәмәт тантанасы символы. Бу бәйрәм - бердәмлек, рух ныклыгы үрнәге, безне игелекле эшләргә илһамландыра, гаилә һәм рухи кыйммәтләребезне искә төшерә.

Якты Пасха бәйрәме безнең йөрәкләребезне шатлык һәм иң яхшы хисләр белән тулыландырсын һәм яхшы үзгәрешләр алып килсен.

Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек, барлык өметләрегезнең һәм яхшы башлангычларыгызның чынга ашуын, игелек, мәхәббәт һәм тыныч күк йөзе телим.

Хөрмәт белән район башлыгы Разиф Кәримов.

Фото "Зәй офыклары" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев