Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй район башлыгы Җиңү көне белән котлый

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле зәйлеләр!

Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм!
9 Май – ул сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Бу мөһим һәм дулкынландыргыч датаны без Ватанны саклаучыларга, фронтта һәм тылда күптән көтелгән Җиңүне фидакарьлек, батырлык белән якынайткан һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдереп, аларны тирән хөрмәт белән искә алып билгеләп үтәбез. Кайвакыт кешеләрне уртак сынаулар берләштерә. Бүген Россияне яңадан ныклыкка сыныйлар. Иң яхшы улларыбыз Россия чикләрен саклап батырларча көрәшәләр. Аларның батырлыгы, кыюлыгы, патриотизмы безнең өчен җирдә тынычлыкны ныгыту һәм саклау өчен фәрман булып тора. Өлкән буыннар яулаган Җиңү бүген дә безне сынаулар алдында көчле итә, рухны ныгыта, авырлыкларны җиңәргә һәм алга гына барырга ярдәм итә.

Тыныч тормышта яшәү, балалар үстерү һәм тәрбияләү, яраткан эштә хезмәт итү бәхетен безгә Бөек Ватан сугышы елларында батырлык үрнәкләре күрсәткән һәм фидакарьләрчә хезмәт иткән кешеләр бүләк итте. Әлеге көчле рухлы кешеләр безнең өчен батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып тора.
Вакыт аяусыз алга чаба, безнең ветераннарыбыз сафларының кими баруы бик тә аяныч. Аларның һәрберсе – тарихның, халкыбыз батырлыгының, үз Ватаныңа тугрылыкның тере шаһиты. Хөрмәтле ветераннар, сезнең алда тирән хөрмәт белән башыбызны иябез.

Кадерле зәйлеләр!
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек, баш өстендә тыныч күк йөзе һәм Россиянең яхшы киләчәгенә бетмәс-төкәнмәс ышаныч телим. Язгы кояш җылысы бәйрәм кәефен бирсен, ә якыннарыгызның мәхәббәте һәм кайгыртуы йөрәкләрегезне җылытсын.

Бәйрәм белән!

Бөек Җиңү Көне белән!

                                                                                                                                                                                                       Разиф Кәримов, район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев