Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй район башлыгы Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлый

Разиф Кәримовның бәйрәм котлавы

Хөрмәтле зәйлеләр!

Сезне чын күңелдән Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм. Май аеның бу беренче көне - төрле буын кешеләренең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе һәм шуңа да ул халык бәйрәме дип аталырга хокуклы. 1 Май өлкән буын өчен элеккечә үк хезмәт бердәмлеге, яшьләр өчен язгы яңарыш һәм киләчәккә якты өметләр һәм тырыш хезмәткә тирән хөрмәт символы булып тора. Бу көнне безне җәмгыятьтә татулыкка омтылу һәм халкыбыз һәрвакыт горурланган рухи кыйммәтләрне яклауда бердәмлек берләштерә.

Без бүгенге көннең икътисади нигезен салган хезмәт ветераннарына, шулай ук бүгенге көндә район файдасына хезмәт куючыларга рәхмәтле.
Һәр йортта татулык һәм иминлек булсын, сезгә сәламәтлек, игелек, уңышлар, язгы кәеф телим. Бәйрәм белән!

Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X