Зәйдә яшәүче Самат Гәрәев Кыш бабайдан күптән хыялланган планшетны сорап хат язган.
Һәм менә аның хыялы тормышка ашты! Саматның хатын чыршыдан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова алган. Һәм бүген Регина Николаевна малайга җылы теләкләрен җиткереп, бүләкне аның өенә килеп тапшырды.
1 сентябрьдә Саматка 10 яшь тулган, ул 9нчы мәктәптә укый. Быел малай беренче тапкыр "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашкан.
"Самат мәктәпкә бик теләп йөри, атнага ике мәртәбә адаптив хоккей белән шөгыльләнә. Ул – безнең гаиләдә иң олы бала, тагын ике сеңлесе бар", – диде әнисе Альмира ханым.
Саматны котларга шулай ук Кыш бабай, Кар кызы да килде. Ул кунакларны шатланып каршы алды.
Регина Камалова Саматны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аңа сәламәтлек, барлык башлангычларында уңышлар теләде. Ә малай тизрәк бүләкне ачып карап, сөенеченнән күзләре балкыды.
Альмира ханым Регина Николаевнага улларының хыялын тормышка ашырганы өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.
автор фотолары
Нет комментариев