Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй район башкарма комитеты җитәкчесе Тимурның Яңа ел хыялын тормышка ашырды

Зәй район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев “Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашты.

Ул чыршыдан Тимур Сәламовның Яңа ел теләге язылган хатын алды. Һәм бүген Тимур теләгән бүләкне малайның фатирына илтеп үзе тапшырды.

 

 

Тимурга – 14 яшь. Ул музыка белән кызыксына. Узган ел “Теләкләр чырышысы” акциясе кысаларында Кыш бабай аңа синтезатор бүләк иткән булган. Тимур синтезаторда музыка укытучысы белән шөгыльләнә. Ул укытучыларын көтеп алуын да әйтте. Җәй көне әнисе белән походка йөрергә ярата. Тагын ике яраткан кечкенә эте дә бар. Алар Тимур янында гына бөтереләләр, аның сакчылары.

Эмиль Эдуардович Тимурдан хәлләрен сорады, ул аның музыка белән кызыксынганын да белә.

-Тимур, мин сиңа Кыш бабай бүләкләрен китердем. Чирләмә, шулай ел да “Теләкләр чыршысы”нда катнаш, - дип малайны Яңа ел белән котлады.

Ул Тимурның әнисе белән дә сөйләшеп,  проблемалары белән кызыксынды, хәл итәсе мәсьәәләр булганда мөрәҗгать итегез, диде.

Тимур янына Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Алар бергәләшеп “В лесу родилась елочка” җырын башкардылар.

Тимур да, аның әнисе дә бүләкне сөенеп кабул итеп, кунакларга рәхмәт әйтеп озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев