Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй район башкарма комитеты җитәкчесе Ариананың Яңа ел хыялын тормышка ашырды

Бүген - 16 декабрьдә Зәй шәһәрендә яшәүче Ариана Ваһапованың Яңа ел теләге тормышка ашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев кыз янына Яңа ел бүләге белән килде.

8 февральдә кызга 10 яшь тула, ул 9нчы мәктәпнең икенче сыйныфында укый. Быел Ариана беренче тапкыр "Теләкләр чыршысы"  акциясендә катнашкан һәм аның хаты  район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеевка чыккан.

Ариана Кыш бабайдан "акыллы колонка" сораган, чөнки ул музыканы һәм биергә бик ярата.

"Безнең Ариана бик яхшы күңелле, шаян һәм  позитив. Без һәр көн аның белән шөгыльләнәбез, логопед белән өстәмә эш алып барабыз", – ди әнисе Екатерина ханым.

Ариананы ике ел инде  9нчы мәктәп укытучысы Лилия Әхмәтҗанова өйгә килеп укыта. Укытучылары һәм әти-әнисе кызның дәресләргә зур кызыксыну белән каравын, укытучыларны көтеп алуын әйтә.  

Бүген Ариана янына Кыш бабай, Кар кызы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев килде. Кыз кунакларны шатланып каршы алды, әкият геройлары белән аралашты, хәтта Кыш бабайның сакалын да тартып карады.

"Ариана, синең Яңа ел теләгеңне үтәргә һәм сиңа "акыллы колонка" бүләк итүемә мин бик шатмын. Ул сиңа һәр көн шатлык китерсен", – дип мөрәҗәгать итте кызга Эмиль Эдуардович.

Кыш бабай Арианага Яңа ел татлы бүләкләре тапшырды. Бу җылы һәм күңелле очрашу кыз һәм аның гаиләсе өчен чын бәйрәм булды.

Айгөл Яруллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев