Зәй районы авылларында әниләр хөрмәтләнде
Зәй районы Сармашбаш авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган җылы эчтәлекле кичә оештырылды.
Анда мөхтәрәм аналар, аеруча уллары махсус хәрби операциядә катнашучыларга олы хөрмәт күрсәтелде. Анда әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды, җырлар бүләк ителде. Соңыннан чәй өстәле артында гапләштеләр.
“Дөньядагы барлык әниләргә иң зур бүләк — тормыш бүләк итүләре өчен рәхмәт әйтәсебез килә! Сезгә, кадерлеләребез, һәрвакыт һәм һәркайда үзегезне кирәкле һәм сөекле кеше итеп хис итүегезне телибез. Сармашбаш авылыннан китеп, махсус хәрби операциядә катнашучы батыр егетләребезнең әниләре никадәр олы сабырлык, ныклык бар сездә. Күрәсең, шул ныклыкны, рухи көчне сез, хөрмәтле аналар, улларыгыз күңеленә сала алгансыз. Сезнең сабыр сүз, изге фатиха, ышаныч балаларыгызга, бүген бик кирәк”, - диде мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйниятуллина.
Солдат аналары, аталары,
Солдат хатыннары, балалары!
Баш иямен сезнең алдыгызда.
Исән-имин, җиңү белән кайтып,
Күкрәк киереп капкагызны ачып,
Язсын газизләрнең керүләрен
Күреп шатланырга барчагызга!
фотолар авыл мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев