Зәй прокуроры сугыш ветеранын 8 Март белән котлады
Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеевага бәйрәм котлауларын шәһәр прокуроры Сергей Урванцев та җиткерде.
Ветеран прокурордан матур гөл, бүләк кабул итеп, үзенә күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт белдерде. Сергей Урванцев Анна Ивановнага изге теләкләрне белдерде.
«Сез безнең бүгенге тормыш өчен сәламәтлегегезне биргән кеше, әле хәзерге заман рәхәтен тоеп яшәргә язсын үзегезгә. Авыр елларда бүләк ителми калган чәчкәләрне күпләп кабул итәргә язсын үзегезгә. Җиңү өчен Рәхмәт Сезгә», — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев