Зәй прокуратурасында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көне кысаларында очрашу узды
1 августта Зәй шәһәре прокуратурасында шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Илнур Мөстәкыймовның Зәй муниципаль районы эшкуарлар советы рәисе Лилия Тихонова белән шәхси очрашуы узды.
Чара Бөтенроссия эшкуарларны кабул итү көне кысаларында уздырылды.
Шәхси кабул итү барышында эшкуарлар советы рәисенә дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының хокукларын яклау өлкәсендәге законнарга аңлатмалар бирелде. Шулай ук Илнур Мөстәкыймов эшкуарларның хокуклары бозылган очракта прокуратура органнарына мөрәҗәгать итү тәртибе һәм ысуллары белән таныштырды.
Моннан тыш, кабул итү барышында бер мөрәҗәгать шәһәр прокуратурасы контроленә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев