Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй предприятиесе хезмәткәрләре – һөнәри осталык бәйгесе җиңүчеләре

25-30 августа Калугада һөнәри осталык буенча “Профессионаллар” чемпионаты финалы үтте.

Анда Зәйдән ГРЭС хезмәткәрләре катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 

“Сетевое и системное администрирование” компетенциясендә безнекеләр команда исәбе буенча беренче урын яуладылар. Эксперт Сергей Комаров һәм бәйге катнашучысы Эрик Полка тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә алтын медаль яуладылар. 

Ә “Электромонтаж + электроника” компетенциясендә шәхси беренчелектә хезмәткәр Булат Шәйхетдинов  белән эксперт Василий Коробков өченче урын алдылар. 

Шулай ук әлеге осталар   “Электромонтаж” һәм “Сетевое и системное администрирование” компетенцияләре буенча шәхси беренчелегендә икенче урыннарны алды.

фото ГРЭС телеграмм каналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев