Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй предприятиесе җитәкчесе “Татмедиа”АҖ Рәхмәт хатын алды

“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы директоры Фидаил Хәернасов район басмаларын яздыру буенча хәйрия акциясендә актив катнаша.

 Шул уңайдан аңа “Зәй-информ” оешмасы җитәкчесе Гөлнара Феофанова “Татмедиа” АҖ Рәхмәт хатын тапшырды.

Фидаил Рурикович, автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалына җитәкче итеп билгеләнгән көннән алып, районда хәйрия чараларында актив катнаша. Ул махсус хәрби операция кысаларында хәрбиләргә төрлечә ярдәм итү, гуманитар булышлык оештыруда алгы сафта. Соңгы елларда район басмаларын бүләк итеп яздыру юнәлешендә дә җитди эшли. Аның ярдәме белән күп кенә хәрбиләрнең гаиләләре өйләренә район басмалары даими төстә килеп тора. Бу көннәрдә генә тагын зур күләмдә газеталарны агымдагы елның икенче яртыеллыгына яздырып бүләк ясады. Нәтиҗәдә аның киң күңеллелеге сәбәпле, “Зәй офыклары”, “Новый Зай” газеталары тагын күп зәйлеләрне яхшы хәбәрләре, матур язмалары белән сөендереп торачак.

- Мөмкинлек булганда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү мөһим. Без бергә булганда гына көчле. Ә бүгенге тормышыбызда безгә яхшы хәбәрләр бик кирәк, район газеталары кешеләрне нәкъ менә шундый күркәм язмалар белән сөендереп торсын, басма матбугатта язылган язмалар ул интернет челтәрендәге хәбәр кебек тиз генә күренеп алып югалмый, ә район тарихын, һәр чорның хезмәт кешеләренең күркәм эшләрен үз эченә сыйдырып саклый. Газеталарыбыз озын гомерле булсын, - диде Фидаил Хәернасов.

Гөлнара Феофанова аңа изге эше өчен рәхмәт белдерде, алга таба да дустанә мөнәсәбәттә эшләргә өндәде. Рәхмәт хаты белән бергә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев