Зәй предприятиеләрендә гадәттән тыш хәлләргә әзерлек тиешле дәрәҗәдә булсын өчен өйрәнүләр үткәрелә
Җәйге кызу көннәр якынлашу сәбәпле, Зәй ГРЭСында янгын куркынычсызлыгын тэмин итү максатында гадәттән тыш хәлләргә әзерлек үткәрелде.
Анда төп игътибар шартлы янгын вакытында хезмәткәрләрнең тиз арада эвакуацияләнә алуына бирелде.
— Өйрәнүләр вакытында җитештерү бинасыннан 134 эшче үзләре тиз арада чыга алды, ә бер шартлы рәвештә зыян күргән хезмәткәрне 41нче янгын сүндерүчеләр часте бригадасы алып чыкты. Шулай ук янгынчылар тиз арада шартлы ут чыгу урыннарында ялкынны сүндерүгә иреште, — дип белдерә предприятие җитәкчелеге.
Гомумән, станциянең гадәттән тыш хәлләргә тулы әзерлеге билгеләнде.
Фотолар ГРЭСның Телеграмм каналыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев