Зәй политехника көллиятендә Халыкара пешекчеләр көнен билгеләп үттеләр
Бүген - Халыкара пешекчеләр көне.
Бүген, 20 октябрьдә, Зәй политехника көллиятендә пешекче һәм кондитер һөнәрләренә багышланган матур бәйрәм узды. Студентлар һәм белем бирү осталары көче белән оештырылган чара чын талантлар һәм креатив осталык фестиваленә әверелде. Анда пешекче, кондитер белгечлекләре буенча укучы студентлар ризык әзерләүдә ярышты. Үзләренең остазлары белән бергә алар кондитер әйберләреннән күргәзмә-сату да оештырдылар. Аппетитлы синнабоннар, нәфис маффиннар, хуш исле кекслар, затлы трайфллар, төсле капкейкалар, тортлар, рулетлар һәм баллы имбир печеньесы ирексездән авыздан сулар китерде.

Моннан тыш, «тәмле» һөнәрләргә өйрәнүче студентлар гадәти булмаган ризык рецептлары белән стенд әзерләделәр, казанышлар һәм уку һәм җитештерү практикасының якты мизгелләре белән презентация күрсәттеләр. Халыкара пешекчеләр көнен бәйрәм итүгә иҗади якын килергә үз студентларына производствода белем бирү осталары – педагоглар булышты.

Ашханә хезмәткәрләрен студентлар котлавы аеруча җылы кабул ителде. Студентлар советы вәкилләре тәрбия буенча директор киңәшчесе белән бергә, аларга көндәлек хезмәтләре һәм югары осталыклары өчен ихлас рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр, яңа кулинария шедеврлар булдыру өчен бетмәс-төкәнмәс илһам теләделәр.
фотолар уку йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев