Зәй политехника көллияте студенты янгын вакытында кешеләрне коткарганы өчен бүләкләнде
Зәй политехника көллияте студенты Федор Шпагинга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
1541нче төркем студенты Федор Шпагин мондый бүләккә – Рәхмәт хатына - күрсәткән батырлыгы, тәвәккәллеге һәм актив гражданлык позициясе өчен ия булды. Егет Иске Зәй бистәсендә берничә мәртәбә янгын чыгуның шаһиты була һәм йортларда яшәүчеләргә куркыныч турында оператив төстә хәбәр итә.
Аның вакытында җиткерелгән хәбәре нәтиҗәсендә кешеләрнең гомерләре саклап калына.
Студентның бу гамәле - җаваплылык, кешелеклелек һәм авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер булуның ачык мисалы. Аның гамәлләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре тарафыннан югары бәяләнде һәм яшьләр өчен үрнәк булып тора.
Рәхмәт хатын Федорга район янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дознавателе Лилия Писарева тапшырды.
Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев