Зәй политехник көллиятендә Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган чара узды
Бүген - Славян язуы һәм мәдәнияте көне.
Әлеге көн шулай ук славян әлифбасы – кириллицаны булдырган бертуган славян мәгърифәтчеләре Кирилл һәм Мефодийны искә алу көне дә. Бу дата Россиядә дәүләт күләмендә 1991 елдан билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Зәй политехник көллияте студентлары өчен «Славян сүзенең бөеклеге» дигән әдәби әңгәмә узды. Аны үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырды.
-Чараның максаты студентларда туган як тарихына, туган телгә кызыксыну уяту иде. Студентлар әлеге көннең тарихы турында белделәр, славян язуына нигез салучы Кирилл һәм Мефодий турында видеоролик карадылар, шулай ук викторинада катнаштылар. Моннан тыш, «Слово о полку Игореве», «Поучение Владимира Мономаха», «Житие Александра Невского» кебек әдәби әсәрләр турында сөйләштек, студентлар әлеге әсәрләр буенча тест уздылар һәм борынгы славян сүзләрен белү буенча уенда катнаштылар, - ди китапханәче Елена Тимофеева.
Фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев