Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй политехник көллиятендә 25 студент федераль программа кысаларында бушлай өстәмә белем алачак

Федераль программа кысаларында Россия студентлар отрядларында катнашучылар өстәмә һөнәр алачак.

Студотрядлар өчен һөнәри белем бирүнең язгы этабы 6 апрельдә Татарстанның 45 уку йортында, шул исәптән Зәй политехник көллияте базасында дстарт алды. Уку агымдагы елның 30 июненә кадәр дәвам итәчәк.

— Безнең колледж студентларының да өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә 25 кеше эретеп ябыштыручы һөнәрен алырга карар итте. Укуны тәмамлагач, студентлар үзләштерелгән белгечлек буенча эшләү өчен Зәйнең әйдәп баручы предприятиеләренә эшкә урнаштырылачак, — ди ТР Студентлар авыл хуҗалыгы отрядлары җитәкчесе урынбасары Данила Багурин.

Бушлай укудан тыш, студент отрядлары әгъзалары җәйге һәм кышкы каникуллар чорында эшли, аралашу даирәсен киңәйтә, шулай ук Россиянең төрле почмакларында була ала.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һөнәри белем бирүне студент отрядларында катнашучыларны эшче һөнәрләре буенча бушлай укытуга грантлар бирү буенча конкурс сайлап алуында җиңгән оешмалар үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев