Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй политехник көллияте киләсе уку елын яңалыклар белән каршылый

2026 елның сентябреннән Зәй политехника көллиятендә традицион һөнәрләр белән беррәттән «Башлангыч сыйныфлар укытучысы» һәм «Логистикада операцияләр белән эш итүче» белгечлекләре ачыла. Бу хакта без көллият директоры Вәсилә Исрафилова белән сөйләштек.

- Вәсилә Кәримовна, безнең районда «Башлангыч сыйныф укытучысы» һәм «Логистикада төрле операцияләр белән эш итүче» һөнәрләренә ихтыяҗ зурмы?

- Башлангыч сыйныфлар укытучысы – мәгариф өлкәсендә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. 2026 ел башына булган мәгълүматларга караганда, Россиядә укытучыларга кытлык күзәтелә,  елның беренче өч аенда гына да мәгариф өлкәсендә 165 меңнән артык вакансия булган, ә резюме саны 10 тапкырга кимрәк. Дәүләт педагогик белгечлекләр сайлаган абитуриентларга актив ярдәм күрсәтә. Педагогик юнәлештәге белгечләргә зур шәһәрләрдә дә, кече шәһәрләрдә дә, шул исәптән Зәй муниципаль районында да ихтыяҗ зур. Ә логистикада операцияләр белән эш итүче шулай ук кирәкле һөнәрләр рәтенә керә. Логистика буенча белгечләр транспорт - экспедитор компанияләрендә, сәүдә һәм җитештерү оешмаларында таләп ителә. Эшкә урнашу буенча популяр сайтларда ел саен логистлар өчен берничә мең вакансия бастырыла. Һөнәрнең өстенлекләре – тәҗрибәсез килеш тә эшкә урнашу мөмкинлеге, карьера үсеше, читтән торып эшләү мөмкинлеге. 
- Политехника көллиятенә укырга  кергәндә бердәм дәүләт имтиханы һәм  төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре исәпкә алынамы, әллә аттестат булу җитәме?
- Урта һөнәри белем бирү системасының  үз кагыйдәләре гамәлдә. Без абитуриентларны аттестатның уртача баллы буенча кабул итәбез. Шуңа күрә документларны IX яки XI сыйныф өчен аттестат алу белән үк тапшырырга мөмкин. Әмма «Башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлегенә кергәндә абитуриентларга өстәмә рәвештә керү сынавын узарга кирәк, бу хакта  абитуриентлар документлар тапшырганда көллиятнең кабул итү комиссиясеннән белә алалар.
- Уку йортына  кабул итүләр кайчанга кадәр була? 
- Кабул итү кампаниясе – ул тере процесс. Кабул итү берничә этапта уза. Гадәттә бюджет урыннарына керүчеләр  турындагы  төп боерыкларны без августның икенче яртысында  чыгарабыз. Ләкин кабул итү комиссиясе аша алдан ук укырга керү тәртибе белән кызыксынырга киңәш итәм. Аттестатның төп нөсхәсен никадәр иртәрәк алып килсәгез, теләгән белгечлеккә эләгү өметегез шулкадәр югары булчак.
- Булачак студентларга сезнең теләк.
- Һөнәр сайлау — язмышны билгеләү ул. Хыялланудан курыкмагыз, көчегезне аек бәяләгез. Балалар белән эшләргә хыялланучылар өчен «Башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеге менә дигән  мөмкинлек.  Кем товарлар агымы белән идарә итәргә хыяллана үзен «Логистикада төрле  операцияләр белән эш итүче» белгечлегендә үзенең перспектив максатларын  тормышка ашыра ала. Боларга өстәп, бу белгечлекләрдән тыш, без быел электр һәм электромеханика җиһазларын эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү; программа белән тәэмин итү һәм аңа идарә итү; авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау; эретеп ябыштыручы (кулдан һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру); повар, кондитер һөнәрләренә дә укытабыз. Кабул итү комиссиясе хезмәткәрләре барлык борчыган сорауларга җавап бирергә әзер.  Барыгызга да уңышлар һәм тормыш юлын дөрес сайлавыгызны телим!

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев