Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй полициясе хисап тотты

16 гыйнварда район эчке эшләр бүлегендә узган елгы оператив эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмә булды.

Киңәшмәдә район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, шәхси состав, ветераннар һәм районның хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты. 

2024 елда башкарылган эш нәтиҗәсе турында район эчке эшләр бүлеге башлыгы Марат Дәүләтшин чыгыш ясады. Барлык шәхси состав тырышлыгы белән шәһәр-районда оператив хәлнең торышын тиешле контрольдә тоту тәэмин ителгән. 

— Зәй эчке эшләр бүлеге барлык күрсәткечләр буенча үз төркемендә республикада беренче урында тора. 2024 елда шәһәр-районда 551 җинаять теркәлде, ике резонанс җинаять ачылды. Аның берсе — шәһәрдә бер ювелир кибеттән 4500000 сумлык зәркан әйберләре урлау, икенчесе — оешкан җинаятьчел төркем составында өлкән яшьтәге гражданинга карата 10 эпизод буенча кылынган мошенниклык очрагы. Узган ел мошенниклар гамәлләреннән зыян күргән гражданнардан 324 гариза керде, — диде ул чыгышында.

2024 елда мошенниклар тарафыннан район халкына китерелгән гомуми зыян 41 миллион сумнан артык тәшкил итә. Җинаятьчеләрнең мәкерле схемалары көннән-көн арта бара, тагын да яңараклары, камилләшкәннәре барлыкка килә. Ышанучан гражданнарны алдау ысуллары нигездә бер үк төрле: акчаларны «имин счетларга» күчерү, инвестиция биржаларында керем алу, кәрәзле элемтә операторлары белән шартнамәләрне озайту, Дәүләт хезмәтләре порталындагы мәгълүматларны алу, «Авито» интернет платформаларында сату-алу, башка төрле хезмәтләр күрсәтү.

-Мондый җинаятьләрне ачуның катлаулылыгы беренче чиратта аларның дистанцион рәвештә башкарылуы белән аңлатыла. Еш кына IP-телефония кулланып, башка төбәкләрдән мошенниклар шалтырата, — ди Марат Дәүләтшин.

2024 елның 12 аенда муниципаль район территориясендә 25 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган һәм 30 кеше тән җәрәхәтләре алган. 

Киңәшмә бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Хезмәт бурычларын үрнәк итеп үтәгәне һәм оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләре өчен дәүләт автоинспекциясе инспекторы Михаил Кузьмин, полиция лейтенанты, балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе инспекторы Екатерина Ширшовага район эчке эшләр бүлеге Мактау грамоталары тапшырылды. Җәмәгать тәртибен саклау бүлекчәсе инспекторы Альберт Минһаҗев, эчке эшләр органнары ветераннары Ландыш Фәрдиева, Валерий Кырмачевка рәхмәт белдерелде. Участок уполномоченные Руслан Шәехинов, тылны тәэмин итү бүлекчәсе белгече Илдар Гыйльманов, дежур часть бүлеге оператив дежур ярдәмчесе Валерия Рябова район эчке эшләр бүлеге Рәхмәт хатына лаек булдылар. Эчке эшләр министрлыгы ветераны Роберт Зиатдиновка махсус хәрби операциядә катнашучы Мактау грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев