Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй почта бүлеге хезмәткәрләре халык мәнфәгатен кайгыртып эшли

13 июльдә илебездә Почта хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Без район басмалары иҗат коллективлары бер максатта эшләүче коллегаларыбызны котлыйбыз.

Зәй районы  почта бүлегендә бүгенге көндә Ирина Карпова  җитәкчелегендә йөзгә якын кеше хезмәт  куя. Шуларның 70е көндәлек почта өләшүче, кирәк-ярак таратучы хат ташучылар.

Почта хезмәткәрләре кышкы салкыннарда да, җәйге кызуларда да, көзге һәм язгы яңгырлы көннәрдә дә гел юлда. Авыр сумкаларын күтәреп өйдән-өйгә йөриләр, әле генә табадан төшкән газета-журналларны өләшәләр. Аларның үз хезмәтләрен яратуы, җаваплы каравы нәтиҗәсендә без район тормышы, ил-көн яңалыклары белән танышып торабыз, рухи азык туплыйбыз. Почтальон эше моның белән генә чикләнми: пенсияләрне дә алар тарата, коммуналь түлүләрне алар үткәрәләр, өйдән чыга алмаган картларга шикәрен-чәен дә китереп бирәләр…

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев