Зәй педагогы – Россиянең иң яхшы 100 укытучысы арасында
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы премиясенә өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларының иң яхшы укытучыларын ачыклау тәмамланды.
Әлеге илкүләм бәйгедә Зәй балалар музыка мәктәбе укытучысы Елена Александровна Коклина да катнашкан иде. Бу көннәрдә шәһәргә әлеге уңайдан шатлыклы хәбәр кайтып иреште. Елена Александровна конкурста җиңеп, илнең иң яхшы 100 укытучысы исемлегенә керде.
Премия 2022 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелган. Ел саен ул өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында нәтиҗәле хезмәт куючы 100 укытучыга һәм музыка көллиятләреннән, югары уку йортларыннан 25әр педагогка тапшырыла. 100 укытучыга премиянең күләме – 500әр мең сум, һөнәри белем бирү йортлары педагогларына – 1әр миллон сум билгеләнгән.
Районыбыз горурлыгы булган Елена Александровнаны лаеклы бүләге белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев