Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй педагогы — «Мактаулы остаз» исеменә лаек булды

Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда узган «Созвездие-Йолдызлык» XXIV балалар-яшьләр телевизион фестиваленең гала-концертында тантаналы төстә махсус бүләкләр дә тапшырылды.

Фестиваль башланган чорлардан бирле инде берничә буын талантлы балаларны сәхнәгә алып чыгып, уңышларга ирешүче педагог-вокалист Әлфия Вәлиуллина Зәебез горурлыгы. Бүген инде аның шәкертләре республика сәхнәләрен тоталар.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале тарихында ул әзерләгән талантлар өч мәртәбә Гран-при иясе булдылар. «Мирас» балалар вокал-хореография ансамбле - 2007 елда, Айдар Сөләйманов - 2009 елда, «Азаль» балалар вокал-хореография ансамбле 2017 елда әлеге иң югары бүләкләргә ия булдылар. Ә аларның сәнгать җитәкчесе әлфия Вәлиуллина Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Ә кичәге тантаналы чарада аңа «Мактаулы остаз» билгесе бирелде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тапшырылучы бу мактаулы исемгә ул чын мәгънәсендә лаек.

Шулай ук Түбән Каманың хореография төркеменә җәйге чорда Крымда Кара диңгез флоты хәрбиләренә концерт куюда катнашканнары өчен «Артист-патриот» күкрәк билгеләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев