Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй педагоглары август конференциясендә киңәште

Зәйдә педагогларның август конференциясе узачак

«Энергетик» Мәдәният сарае алды бүген балалар, педагоглар белән гөр килеп торды. Биредә оештырылган күргәзмәләрдә махсус хәрби опреациягә булышлык итүче яшь буынны да, патриотик рухлы яшьармиячеләрне дә, төрле милләт вәкилләре киемнәреннән булган балаларны да, районның мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләү юнәлешен дә, мәктәпләр эшчәнлеге тарихына багышланган стендларны да күрергә мөмкин иде. Боларга өстәп илебездә агымдагы елда игълан ителгән «Педагоглар һәм остазлар елы» кысаларында «Икебезгә бер һөнәр» шигаре астында фотокүргәзмәне дә кызыксынып күзәтергә булды. Анда 22 укытучы гаилә пары гәүдәләндерелгән иде. Араларында озак еллар иңне-иңгә куеп яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче билгеле затлар да, әле күптән түгел бергәләп мәгариф эшчәнлегенә керешкән яшь укытучы парлар да бар иде. Аларны конференция эше барышында сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр.

Ә киңәшмәнең пленар өлеше Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның экран аша мөрәҗәгате белән башланып китте. Ул белем һәм тәрбия бирү йортларында патриотик рухка өстенлек бирелүгә дә, белем бирү сыйфатына да, мәктәптән тыш чараларны активлаштыруга да тукталды. Министр яңа уку елыннан башлап бердәм дәреслекләр буенча белем бирүне гамәлгә кертә башлауны да ассызыклады, иң беренче Россия тарихы буенча 10-11 сыйныфлар өчен дәреслекләр кайтарылачак.

Аның сүзләрен куәтләп район башлыгы Разиф Кәримов Зәйдә дә әлеге юнәлешләрнең мөһимлеген ассызыклады. Үз чыгышында патриотик темага да, районның социаль-икътисади үсешенә дә күзәтү ясады, мәгариф тармагы өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуын әйтте.

— Нинди генә катлаулы шартлар килеп туса да без мәгариф өлкәсе өчен финанс бүленешенә тимибез, чөнки безнең киләчәк яшь буында, ә аларны тиешле югарылыкта тәрбияләү өчен бөтен шартлар булырга тиеш, — диде ул.

Мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев төп доклад белән чыгыш ясап, бу уку елында педагог, тәрбиячеләр каршына куелучы бурычларга, үткән елда ирешкәннәрне бәян итүгә тукталды.

— Тәрбия, патриотизм рухын балаларга ныклап сеңдерү бик мөһим. Шуңа да быелгы уку елы башыннан районның һәр 22 гомумбелем бирү мәктәбендә директорларның тәрбия эше буенча киңәшчеләре эшли башлаячак. Аларга балалар белән дәресләрдән тыш актив яшәешне оештыру йөкләнә. Мәсәлән, бездә яшьармиячеләр, яшь юл хәрәкәте инспекторлары, беренчеләр хәрәкәте отрядлары актив эшчәнлек алып бара, бу юнәлешләргә алга таба да җитди игътибар биреләчәк, — дип ассызыклады Эрнст Рәисович.

Ул шулай ук, Зәй укучыларының спорттагы уңышларына тукталды. Шәһәрдә ачылган яңа бассейнда алга таба ике меңләп укучы һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләрне йөзәргә өйрәтү дәресләре алып барылачагын белдерде. 1 сентябрьдән барлык мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә бердәм федераль белем һәм тәрбия бирү программасы гамәлгә кертеләчәк. Шулай ук, балаларның ана телендә иркен аралашуына шартлар тудыру да алга куела.

Киңәшмә эшендә Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе директоры Марат Мөхәммәтханов, «Беренчеләр хәрәкәте» район җитәкчесе Наталья Алчина, «Теремкәй» балалар бакчасы татар теле белгече Илсөяр Шаяхмәтова чыгыш ясадылар.

ТР Мәгариф һәм фән министрылыгың милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков Зәй педагоглары эшчәнлегенә бәя биреп, нәтиҗәле эшләүләрен ассызыклады, алга таба милли мәгариф буенча тагын да активрак эшләргә чакырды.

Соңыннан бертөркем педагог-тәрбиячеләргә дәүләт, район бүләкләре тапшырылды. РФ Мәгариф министрлыгының «Һөнәргә тугрылык өчен» күкрәк билгесе белән Раиса Майорва (2нче мәктәп), Тәслимә Фәхруллина (7нче мәктәп), Александр Ширяев (6нчы мәктәп), Динә Юнысова (9нчы мәктәп); РФ Мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы белән Резидә Данилова («Энҗе» балалар бакчасы), Любовь Долгова (7нче мәктәп), Венера Калистратова (4нче мәктәп), Сергей Хрипков (6нчы мәктәп) бүләкләнделәр. «ТР мәгариф һәм фән сферасы отличнигы» күкрәк билгесен 10, министрлыкның «Мәгарифтәге хезмәтләр өчен» 11, «Телне, мәдәниятны, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгесен 9 педагог алдылар. Министрлыкның Мактау грамотасы 13 хезмәткәргә тапшырылды. Шулай ук район башлыгы, башкарма комитет, мәгариф идарәсе Рәхмәт хатлары да тырыш хезмәт ияләренә бирелде. Бүләкләрне тантаналы төстә Илгиз Халиков һәм Разиф Кәримов тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев