Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй паркларын талпанга каршы эшкәртәләр

21-22 апрельдә һава шартларына бәйле рәвештә Зәйдә Рәфыйков урамындагы 1, 2, 3нче парклар, Ринат Фәрдиев исемендәге һәм Мирный бистәсе паркларын талпанга каршы эшкәртәчәкләр.

Бу турыда "Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Әлмәт филиалы белгечләре хәбәр итә.

– Зәйлеләрне һәм шәһәр кунакларын бу көннәрдә паркларда йөрмәскә чакырабыз. Паркларга һәм скверларга барганда, җирдән бернәрсә дә алмагыз, өйгә кайткач кулларыгызны яхшылап юып, антисептик белән эшкәртегез, – ди санитар табиблар.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев