«Зәй офыклары»н яратып укыйбыз: Югары Пәнәчедә бәйге
Югары Пәнәче мәдәният хезмәткәрләре авылдашлары арасында әлеге «Зәй офыклары» газетасын укып торган фотога шигъри бәйге игълан итте.
"Матур шигырьләре белән сөендерүче авылдашларыбызга зур рәхмәт", - ди мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
“Зәй офыклары”н яратып укыйбыз
"Зәй офыклары" газетасы саны санга
Вакытында киләдер,
Район яңалыкларын түкми-чәчми
Шул газета битләрендә бирәдер.
Горурлана Пәнәчеләр шул битләрдә,
Авылдашларын күреп.
Мин дә менә сезгә язам
Шаярып, уйнап, көлеп.
Ил-көн яңалыклары да
Безгә илһам бирәдер.
Тырышабыз, тырмашабыз
Дөньядан артка калмаска,
Чөнки безнең девизыбыз -
Алга, бары тик алга!
Рузалия Сәлахова.
* * *
Газет укый авылдашлар
Зәмһәрир салкыннар узды,
Бураннарга чираттыр...
Кышларның һәрбер мизгеле
Көннәрендә бик матур...
Кышкы авыл. Урам җае.
Очрашканның бер мәле...
Сөйләшергә вакыт та бар,
Саулыкның да бар хәле...
"Зәй офыклары" басмасы
Әңгәмәгә юл ача.
Яңалыклар, фикер, киңәш—
Барсы да гәҗит аша...
Якын җирлек хәбәрләре
Төп мәгълүмат чарасы...
Авылдашлар гәҗит укый
Көннең табып дәвасын....
Хәмит Һадиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев