Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Зәй офыклары» нда практика узучы кыз «45+5 иң билгеле яшь татар журналисты» исемлегенә керде

«Интертат» сайты Татарстан матбугаты көне уңаеннан иң билгеле яшь татар журналистларын барлады.

Безнең өчен шунысы сөенечле, әлеге исемлектә “Зәй офыклары” газетасында практика узучы Рания Нәфыйкова да бар. 

Рания «Зәй офыклары» газетасы белән мәктәп елларыннан иҗади элемтәдә тора. Җәйге иҗади практикаларны «Зәй офыклары» газетасында үтә.

Ул I-IX сыйныфларны - Түбән Кама районы Югары Чаллы авылы мәктәбендә, X-XI классны Зәй шәһәре Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә укыган (шул елларда «Зәй офыклары» газетасы эше белән кызыксына). 2022 елда Казан дәүләт федераль университетының журналистика факультетына укырга керә.

“Мәктәптә укыганда бу һөнәрдә кечкенә генә тәҗрибәм булды – мәктәп газетасын чыгара идек. Шул чактан сүз сәнгатен ярата башладым. Журналист эше – ул гел камилләшү, хакыйкатьткә омтылу, яшеренне күрә белү осталыгы. Җәлеп итә торган төп әйбер – гел белем алу, яңалык белү, шәхес буларак үсү мөмкинлеге. Ул һәрвакыт хәрәкәт, эзләнү. Миңа һәрвакыт аралашу, кешеләр, тарихлар кызыклы булды. Бу - минем өчен гади генә эш түгел, ә тормышны өйрәнү, дөньяны төрле яклап күрү мөмкинлеге. Хәзер мин өченче курста укыйм һәм бу юлдан борылырга теләмим. Журналист булу теләгемне күңелемдә җылылык белән саклыйм”,  - ди Рания Нәфыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев